Аксубай муниципаль районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Җылы куллар» акциясе кысаларында Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт оештырдылар. Концерт Җиңү көненә багышланган иде.
Учреждениедә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр яшь артистларны җылы каршы алдылар. Концерт күңелле үтте. Тәрбияләнүчеләр интернат-йорт карамагындагыларны җырлар, биюләр, шигырьләр белән сөендерделәр, өлкән буынга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
«Мондый очрашулар төрле буыннарны берләштерә: әби-бабайлар бу балаларда оныклар һәм оныкчыкларын күрә, ә балалар өлкәннәргә аралашу җылысын бүләк итәргә һәрвакыт шат», – дип билгеләп үттеләр Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында.