Бүген, Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Ышаныч телефонына ӘЙЕ дип әйт!» дигән акция уздырды.
Акция барышында социаль участокларда телефон номеры язылган мәгълүмати буклетлар таратылды, аның буенча балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре квалификацияле консультация-психологик ярдәм ала алалар, үз проблемалары һәм борчулары белән уртаклаша алалар.
Исегезгә төшерәбез, балалар өчен бердәм ышаныч телефоны номеры 8-800-2000-122. Шалтырату стационар һәм кәрәзле телефоннардан да аноним һәм бушлай булып тора.