Министр Эльмира Зарипова республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанның Балтач, Кукмара һәм Мамадыш районнарында булып кайтты.

Эш сәфәре вакытында Эльмира Әмир кызы социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләде, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты. Шул исәптән ведомство башлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр белән дә аралашты.

Моннан тыш, министр гражданнарны кабул итте,  социаль ярдәм чаралары турында консультацияләр бирде һәм сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International