Теләче яшүсмерләренә ышаныч телефоны турында искәрттеләр

2022 елның 17 мае, сишәмбе

17 майда Халыкара Балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. 8-800-2000-122 балалар өчен бердәм ышаныч телефоны авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм аларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтү максатыннан кертелде.

Психологик ярдәм хезмәте эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү максатларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Л.З. Хөсәенова мәктәп яшендәге балалар белән «Нәрсә ул «Ышаныч телефоны?» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Балалар бердәм номерга шалтыратып, үзләренең кичерешләре, проблемалары турында сөйләргә һәм профессиональ психологларның ярдәмен алырга мөмкин икәнлеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International