Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өч тыл хезмәтчәненә күп функцияле караватлар һәм карават янына куела торган өстәлләр бүләк итте.
«Ветеран хыялы» проекты ярдәмендә тыл хезмәтчәне Вера Ивановна Муравьеваның хыялын тормышка ашырдылар. Проектны оештыручылар DNS челтәре кибете белән берлектә аңа яңа телевизор бүләк иттеләр.
Интернат-йорт хезмәткәрләре үзләре «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач һәм чыршы утыртуда катнаштылар. Акция Бөек Ватан сугышы елларында тылда һәлак булган, зыян күргән һәм хезмәт куйган һәркемне хәтердә саклауга юнәлтелгән.