«Балачак компасы» аутистик спектры тайпылышлары булган балалар белән эшләү программасы кысаларында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Җиңү» киноучреждение белгечләре ведомствоара интерактив дәрес уздырдылар. Кинотеатр белгечләре балаларга «Өч дуңгыз» әкияте буенча күләгә театры күрсәттеләр. Балалар әкиятне кызыксынып карадылар, шуннан соң үзләре сюжет линиясен уйлап таптылар, аны оригиналь итеп тавышландырдылар һәм үз тәрбиячеләренә спектакль күрсәттеләр.
Чара дәвамында комплекслы үзәк белгечләре банкаларга үсемлекләр утыртуны оештырдылар. Балалар петрушка, суган, укроп, ташкабаклар һәм редиска утырттылар. Алга таба балалар орлыкларга су сибәчәкләр, шытымнар һәм культураларның тамыр системасы үсешен күзәтәчәкләр.