Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган чаралар узган.
Буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклау, Россиянең тарихи үткәне һәм бүгенгесенә сак караш тәрбияләү, үсеп килүче буында рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик сыйфатлар формалаштыру максатыннан учреждениедә тематик чаралар оештырылды һәм үткәрелде. Шулай итеп, тәрбияләнүчеләр «Җиңү тәрәзәләре», «Георгий тасмасы» һәм «Кызыл кәнәфер» акцияләренә кушылдылар.
8 май көнне Курсабаш авыл җирлегендә үткән митингта балалар интернат-йорты директоры М.М. Хуҗин, балалар һәм тәрбиячеләр катнашты. Катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, хәтер агачын утырттылар. Митингтан соң балалар интернат-йорты территориясендә «Үлемсез полк» йөреше оештырылды.
9 май көнне учреждение хезмәткәрләре Байлар Сабасында Җиңү парадында катнаштылар.