«Асылташ» приюты волонтерлары картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

5 нче май көнне «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Талисман» волонтерлар отряды Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котладылар.

Приютта тәрбияләнүчеләр сугыш турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр һәм «Самоделкин» түгәрәгендә үз куллары белән ясалган агачтан муенса бүләк иттеләр. Ветераннар балаларга бәйрәм уңаеннан матур шигырьләр сөйләделәр, үгет-нәсыйхәтләр бирделәр.

Приют балаларына әлеге чара геройларны һәм Ватанны саклаучыларны алга таба хөрмәт итү өчен нигез бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International