«Шатлык» үзәгендә көндезге бүлектә «Җиңүгә юл» дигән чара узган

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Җиңүгә юл» дигән спорт-патриотик программа оештырганнар.

Чараның төп бурычлары: рухи-әхлакый тәрбия бирү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм совет халкының батырлыгы турында хәтерне саклау. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары белән таныштылар, шулай ук үзләренең әби-бабайлары искә төшерделәр.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар үз көчләрен сафта әзерлектә тикшерделәр, «Очучылар», «Атучы», «Эзтабар-разведчик», «Шифрланган юллама» кебек конкурсларда җитезлек, чыдамлык күрсәттеләр.

Соңыннан катнашучылар открыткалар ясадылар, 9 май көнне Җиңү парадында Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырдылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар котлау шигырьләре белән чыгыш ясадылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International