«Тәтеш балкышы» үзәгендә балалар өчен интерактив дәрес оештырганнар

2022 елның 6 мае, җомга

Кичә, 5 май көнне, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Ә иртәгесен сугыш башланган» дигән интерактив дәрес үткәрде.

Чараның беренче өлешендә, презентация материалларыннан файдаланып, балаларның Бөек Ватан сугышы, Җиңү бәйрәме турында күзаллауларын һәм белемнәрен киңәйттеләр. Гамәли өлешендә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар ветераннарга рәхмәт хатлары яздылар.

Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International