Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүнең төп шарты – өлкән буын белән тыгыз элемтә урнаштыру, дип саный белгечләр.
3 май көнне тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәне Ризатдин Зәкиҗан улы Гыймадиевка бардылар. Өлкән кеше кечкенә кунакларга бик шат иде, ул балачакта авыр хезмәт көннәре турында сөйләде. Тыл хезмәтчәненә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп, балалар Җиңү көне турында шигырьләр укыдылар, открытка бүләк иттеләр, шулай ук приютта бәйрәм чарасына чакыру тапшырдылар.
Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки балаларга Җиңүнең нинди бәя белән яулануын белергә булышалар.