«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өлкәннәр өчен интернат-йортта яшәүчеләр янына барганнар

2022 елның 6 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм тәрбияләнүчеләре Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.

Педагог С.Г. Сергиенко җитәкчелегендә балалар әти-әниләре белән алдан ук открыткалар һәм Георгий тасмасыннан истәлекле брошкалар әзерләделәр. Аларны интернат-йорт карамагындагыларга бүләк иттеләр. Ветераннар мондый бүләккә бик шат булдылар һәм үзәкнең тернәкләнүчеләренә котлау сүзләре әйттеләр.

Үзәк белгечләре балаларга Бөек Ватан сугышы вакытында кешеләрнең батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтергә, патриотизм хисе һәм сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләргә кирәк, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International