5 май көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече канзаши техникасы буенча мастер-класс үткәрде. Канзаши – атлас тасмалардан бизәкләр ясау буенча шактый популяр техника.
Дәреснең максаты: Җиңү көненә брошка әзерләү, ата-аналар һәм балаларның уртак эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.
Чарада социаль хезмәт алучы ата-аналар һәм балалар катнашты. Практик эшчәнлек барышында чарада катнашучылар аралаштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, үз эшләре турында фикер алыштылар. Башкарылган эшләр сугыш ветераннарына рәхмәт сүзләре белән тапшырылды.