Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Владимир Иванович Бычков яши. 55 ел гомерен ул, юнга һәм матростан алып капитанга кадәр хезмәт юлын үтеп, елга флотына багышлый. Владимир Иванович елга флотында хезмәт куйган судночыларның тулы бер плеядасын тәрбияләгән.
Сугышны В.И. Бычков Ульяновскида каршы ала. Ул елгачылар булган әти-әнисе белән «Яков Воробьев» пассажир пароходында булган. 1942 елның маенда Владимир Иванович юнга булып хезмәт иткән һәм рубкада вахта алып барган, шул ук «Яков Воробьев» пароходында күзәтү алып барган. Пароход ул вакытта йөкләрне Сталинградка якынайган армиягә китерү буенча махсус биремнәр башкара.
1942 елдан 1943 елга кадәр В.И. Бычков Чистай шәһәрендә юнга мәктәбендә укый, судоремонт нигезләрен һәм башка махсус дисциплиналарны өйрәнә. 1944 елда яшь юнга янә «Яков Воробьев» пароходы экипажы штатында вахта алып бара. Җиңү майын Владимир Иванович навигациядә каршы алды.
Ватан алдындагы хезмәтләре өчен Владимир Иванович бик күп медальләр белән бүләкләнде. Җиңү көне алдыннан аны интернат-йортта да котладылар. Ветеранга нык сәламәтлек, актив озын гомер һәм иминлек теләделәр.