Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан брифинг узды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган брифинг узды.

Чараның спикерларының берсе булып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул билгеләп үткәнчә, 2022 елның 25 апреленә республикада 18 017 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм һәлак (вафат) булган сугышта катнашучыларның һәм инвалидларының тол хатыннары яши. 5 ел эчендә әлеге тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнашучылар һәм шаһитлар саны 3 тапкыр кимегән.

Ветераннар мәнфәгатьләрендә төрле программалар тормышка ашырыла: беренче чиратта медицина дәвалавы, медицина препаратлары белән түләүсез тәэмин итү, диспансерлаштыру, санатор-курорт дәвалавы, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү, булган торакны яңа һәм капиталь ремонтлау.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтүнең өстенлекле юнәлеше булып ветераннарга гадәти өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәргә мөмкинлек бирүче өйдә социаль хезмәт күрсәтү формасы тора. Өйдә хезмәт күрсәтүчеләрнең гомуми саныннан 15 % ын Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән башка затлар тәшкил итә (2 075 кеше).

2022 елның беренче кварталында 41 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы белән тәэмин ителгән.

Ялгыз һәм ялгыз яшәүче инвалидлар һәм сугышта катнашучылар, шулай ук ялгыз һәм ялгыз яшәүче тыл хезмәтчәннәре өйдә бушлай социаль хезмәтләр ала. Әлеге хокуктан 1 713 кеше файдалана.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда һәм психоневрологик интернатларда 56 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Җиңү көне уңаеннан республикада традицион рәвештә тантаналы чаралар узачак. Шулай итеп, 7 май көнне Муса Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм республиканың муниципаль берәмлекләреннән чакырылган ветераннар катнашында тантаналы чара узачак.

9 Майда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар каберлекләренә һәм һәйкәлләренә, Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка һәм Казан шәһәрендәге Җиңү паркында һәлак булган сугышчыларның аналары һәм толлары монументына чәчәкләр салу тантанасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International