«Бер тамашачы концерты» акциясе кысаларында 4 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Талисман» волонтерлар отряды «11 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар.
Отряд активистлары очрашуга ныклап әзерләнделәр. Балалар ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тылда хезмәтләре һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, аларны сугыш турындагы җырлар һәм шигырьләр белән котладылар, «Самоделкин» түгәрәгендә үз куллары белән ясалган истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ветераннар кунакларны җылы каршы алды. Өлкән кешеләр авыр сынаулар турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Очрашу барысы өчен дә мөһим һәм онытылмаслык булды.