«Веста» белгече Җиңү көненә багышланган чара үткәрде

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

4 май көнне 14 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова балалар белән 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү көне турында әңгәмә үткәрде.

Балалар илне фашизмнан азат итүдә катнашкан туганнары, тыл хезмәтчәннәре турында сөйләделәр.

Әңгәмәдән соң атлас тасмалардан бәйрәм брошкасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар биремгә бик җаваплы һәм иҗади карадылар, үзләре һәм туганнары өчен бик матур бәйрәм эшләнмәләре ясадылар.

Соңыннан белгеч балаларга үз иленең хәрби тарихын белү һәм истә тоту бик мөһим булуын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International