5 май көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган «Дөнья күгәрчене» дигән мастер-класс узды. Үзәк белгечләре белән бергә «Олимп» балалар иҗаты үзәге педагоглары мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук нәни тәрбияләнүчеләргә Казан мәктәпләре укучылары арасыннан волонтерлар да ярдәмгә килде.
Һәр бала күңеленә хуш килгән бурычны сайлый алды: кемдер кәгазьдән канатлы кош җыя башлады, ә кемдер бәйрәм открыткасы ясауны өстен күрде. Әлеге чара мөмкинлекләре чикле балаларны социальләштерү һәм аларны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итте.
Очрашу «Добровольцы – детям» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.