Яшь буынга тарихи-патриотик тәрбия бирү кысаларында Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар циклы уза.
Балалар үзләре бәйрәм стена газеталары, ветераннар өчен котлау открыткалары ясыйлар, сугыш еллары җырларына коллектив биюләр башкаралар, шигырьләр укыйлар, викториналарда катнашалар, шулай ук шәһәр музейларында тематик күргәзмәләргә йөриләр. Тарихи экскурсия ярдәмендә балалар Бөек Ватан сугышының чын вакыйгалары, геройларның батырлыклары, сугыш еллары фактлары турында беләчәкләр.
«Апрель» үзәгендә патриотик тәрбия бирү эше балаларның яшь үзенчәлекләре буенча алып барыла, әлеге процесска педагоглар һәм ата-аналар да җәлеп ителә.