Түбән Кама районы волонтерлары тыл хезмәтчәннәренең хәлләрен белеп торалар

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Без сезне хәтерлибез» дигән акция уздырганнар.

Акцияне оештыручылар тыл хезмәтчәне Анна Яковлевна янына бардылар. Балалар аны чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аңа шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Шулай ук өлкән кешегә татлы бүләкләр һәм үз куллары белән ясалган открытка тапшырылды. Анна Яковлевна кунакларга сугышның авыр еллары турында сөйләде, күрсәткән игътибары һәм җылы котлаулары өчен рәхмәт белдерде.

«Балаларның акциядә катнашуы үсеп килүче буынның безнең халыкка тыныч һәм бәхетле тормыш бүләк иткән ветераннарга рәхмәт хисләрен югалтмавын раслый», – ди Әлфирә Юнысова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International