Бүген Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар тарихи бәйләнешен саклау, Россиянең тарихи үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага интеллектуаль-танып-белү чарасы узган. Ул Җиңү көненә багышланган иде.
Инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында чараны тернәкләндерү үзәге педагоглары, «РостРесурс» инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе активистлары һәм «Спорт хәрәкәте» ТР Инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.
Тернәкләнүчеләр солдатларга җиңү яуларга ярдәм иткән хәрби корал турында кызыксынып тыңладылар. Педагоглар тематик бию композициясен тәкъдим иттеләр. Шулай ук балалар Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, «фронт» боткасы белән сыйландылар.
Барлык балалар да бәйрәмдә катнаша алмады, чөнки кемнеңдер дәвалау процедуралары булды. Әмма шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлевтан истәлекле һәм татлы бүләкләрне һәр бала алды. Депутат тернәкләндерү үзәгенә спорт инвентаре да бүләк итте.