9 Май алдыннан Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әлфия Газиз кызы Айдарскаяда булды.
Әлфия Газиз кызы – тыл хезмәтчәне, 3 төркем инвалид. Ул Казанда танылган музыкаль-театраль гаиләдә туа: әнисе – татар җырчысы һәм композитор Сара Садыйкова, әтисе – татар актеры һәм режиссеры, татар операсына һәм Мәскәүдә беренче татар театрына нигез салучы Газиз Айдарский.
1941 елның 22 июнендә яшь Әлфия Газиз кызы укыган Ленинград хореография училищесында имтиханнар уза. Күп кенә укучыларны һәм педагогларны, шул исәптән аны да эвакуацияләделәр. Ә.Г. Айдарская Казанга кайта, заводта эшли, пулялар җитештерүдә катнаша. Тәүлегенә 12 сәгать ялсыз эшләргә туры килсә дә, Әлфия Айдарская әйтүенчә, ул Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертүгә бик шат иде.
Сугыштан соң Әлфия Газиз кызы пенсиягә чыкканчы, 1963 елда Татар опера һәм балет театрында балет артисты булып эшли. Пенсиягә чыккач, үзен укыту эшенә багышлый.
Ә.Г. Айдарская – татар музыка конкурсларында һәм фестивальләрендә катнашучы. Әлфия Газиз кызы әтисе һәм әнисенең иҗади мирасын мәңгеләштерү буенча гаять зур иҗтимагый эш башкара.
Җиңү көне алдыннан министр Эльмира Зарипова тыл хезмәтчәнен бәйрәм белән котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде.