Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова тыл хезмәтчәннәре өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата патриотизм һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Мәгълүмат өлешендә инструктор катнашучыларга Бөек Ватан сугышы тарихы турында сөйләде, балалар тыл хезмәтчәннәренең кемнәр икәнен белделәр. Нәкъ менә шушы кешеләр өчен балаларга Җиңү көненә котлау открыткалары ясарга тәкъдим иттеләр. Инструктаждан соң балалар эшкә кереште: кирәкле детальләрне кистеләр, аларны буядылар һәм нигезгә ябыштырдылар. Һәр открыткада балалар тыл хезмәтчәннәре өчен җылы сүзләр яздылар.
Әлеге чарада алты балигъ булмаган бала катнашты.