28 апрельдә Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Гыйзитдинова «Георгий тасмасы» дигән традицион акция оештырды. Чараның максаты булып патриотизм, Ватаныбызның тарихи үткәненә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, үз халкының традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү тора.
Чарада Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Артем Потапов, авыл китапханәсе һәм музей хезмәткәрләре, шулай ук Зеленая Роща авылында яшәүчеләр катнашты.
Акция хәрби һәм хезмәт даны музее базасында узды.