Көндезге эш төркеме кысаларында Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Инна Кириченко һәм Гөлнара Пряничникова 18-40 яшьлек аутистик спектрда тайпылышлары булган затлар өчен чираттагы дәрес уздырганнар.
Җиңү көне алдыннан Георгий тасмасыннан брошка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Иҗади эштән соң стресска каршы торучанлыкны формалаштыруга һәм стрессны профилактикалауга юнәлдерелгән психологик тренинг узды.
Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар, уңай энергия һәм яхшы кәеф алдылар.