Спас интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары өчен Никольский авыл мәдәният йорты үзешчәннәре музыкаль программа әзерләделәр.

Петр һәм Марина Бурмистровалар, Надежда Тужилкина, Сергей Борюшкин, Владимир Кирюшин, Михаил Волков һәм Владимир Власов кергән иҗади коллектив учреждениенең еш кунагы булып тора. Артистларның чыгышлары жанрларның төрлелеге, матурлыгы белән таң калдыра.

Бу юлы интернат-йортта яшәүчеләрне сугыш еллары җырлары белән сөендерделәр, тамашачылар артистларга кушылып җырладылар. Чара патриотизм рухы һәм Ватанга мәхәббәт белән тулы иде.

«Без барыбыз да зур теләк белән чыгышка әзерләндек, алда мөһим бәйрәм – Җиңү көне бит», – дип билгеләп үтә сәнгать җитәкчесе Марина Юрьевна.

Очрашу мәдәният йорты артистларына рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International