«Шәфкать» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Җиңү көненә брошкалар ясадылар

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор мастер-класс үткәрде. Белгеч җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр георгий тасмасыннан брошкалар ясадылар.

«Георгий тасмасы – батырлык, сугышчыларга хөрмәт һәм хәтер билгесе», – дип билгеләп үтте хезмәт буенча инструктор. Балалар иҗат белән шөгыльләнгәндә, аларга Бөек Ватан сугышы һәм Совет халкының батырлыгы турында сөйләделәр.

Мастер-классның максаты яшь буынга патриотик тәрбия бирү, сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International