Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәгъдиева «Син барын да булдырасың!» дигән клуб программасы буенча тренинг дәрес үткәрде.
Караоке-терапия – инвалид шәхесен психологик коррекцияләү, аның иҗади сәләтләрен үстерү, социаль-адаптив сәләтләрен активлаштыру, сөйләмне торгызу, сөйләм сулышын торгызу, тавышның дөрес артикуляциясен кую өчен кулланыла торган социомәдәни тернәкләндерү технологиясе.
Мондый дәресләр башында сулыш гимнастикасы һәм сузык авазларны сузып әйтү үткәрелә. Материалны сайлаганда катнашучыларның үзенчәлекләре һәм сәләтләре исәпкә алына. Сулыш гимнастикасыннан соң клубта катнашучылар татар халык җырын һәм рус такмакларын башкардылар.
Белгеч сүзләренә караганда, мондый дәресләр инвалидларга үзләрен социумда тою мөмкинлеге бирә.