Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Дәүләт бүләкләрен барлыгы 48 татарстанлы алды.
Президент Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен аерым сәламләде. «Сез актив гражданлык позициягез һәм Ватан язмышына битараф булмаган мөнәсәбәтегез белән республиканың барлык халкы өчен үрнәк булып торасыз», – дип мөрәҗәгать итте Р.Н. Миңнеханов ветераннарга. Президент аларга «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды.
Дәүләт бүләкләрен Бөек Ватан сугышында катнашучылар Чернов Петр Анисимович һәм Гаврилов Генрих Данилович, тыл хезмәтчәннәре Феоктистова Антонина Ильинична һәм Аникин Николай Степанович алдылар.