Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 25 апрель көнне «Ышаныч телефонына «әйе» дип исемләнгән рәсем конкурсы узган. Чараны социаль эш буенча белгеч Мария Шкляева оештырды.
Конкурста гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы дүрт балигъ булмаган бала катнашты. Алар үзләренең рәсемнәрен күрсәттеләр, аларның мәгънәсе турында сөйләделәр. Чара ахырында балалар «Балалар ышаныч телефоны» дигән видеоролик карадылар.
Конкурс балигъ булмаганнарга ярдәм хезмәте эше турында мәгълүмат бирү, телефон аша шәхси проблемаларны хәл итүдә аларның активлыгын арттыру, үз психологик куркынычсызлыгына аңлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелде.