Кичә, 26 нчы апрельдә, Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 6 яшькә кадәрге балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Аны реабилитолог Г.В. Локманова һәм социаль педагог Г.Р. Шәйгалләмова үткәрделәр.
Чарада 11 кече төркем балалары катнашты. Дәреснең төп максаты – повар, табиб, сатучы, укытучы, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр турында белемнәрне ныгыту, шулай ук хезмәткә хөрмәт тәрбияләү. Балалар теге яки бу белгечләрнең нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүләрен искә төшерделәр. Аннан соң тернәкләнүчеләр тематик уеннар уйнадылар, логоритмика белән шөгыльләнделәр.
Чара бик җанлы үтте. Балалар һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйттеләр һәм реабилитация процедураларын узу өчен яхшы кәеф алдылар.