«Добровольцы – детям» һәм «Язгы игелек атнасы» акцияләре кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова өч волонтер белән берлектә «Чиста йорт» дигән акция уздырганнар. Чараның максаты – балаларда өлкән буын вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Акция кысаларында балалар ялгыз пенсионер Анна Николаевнага кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр: фатирны җыештырдылар, чәчәкләргә су сиптеләр, тәрәзәләрне юдылар. Балалар әби белән сөйләштеләр, мәктәп тормышы турында сөйләделәр, Анна Николаевнаның сәламәтлеге турында сораштылар. Очрашу балаларда бик күп уңай тәэсирләр һәм эмоцияләр калдырды, изге гамәлләр кылу теләге уятты.