Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Буа муниципаль районында булды.
Күчмә чара кысаларында министр урынбасары гражданнарны кабул итте. Район халкы министрлык вәкиленә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча Э.Н. Нигъмәтҗанова аңлатмалар бирде.