Зәй яшүсмерләре белән экстремизм идеологиясенә каршы чара уздырганнар

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

14 нче апрельдән 22 нче апрельгә кадәр Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы территориясендә «Синең сайлау» республика оператив-профилактик чарасы узды. Ул балигъ булмаганнарны деструктив, шул исәптән экстремистлык һәм террорлык эшчәнлегенә, законсыз массакүләм акцияләргә җәлеп итү омтылышларын нейтральләштерүгә, яшүсмерләр арасында көч куллануны пропагандалаучы мәгълүматның үтеп керүенә каршы торуга юнәлдерелгән.

Әлеге акция кысаларында Зәй политехник көллияте студентлары, «Profistail» волонтер отрядында катнашучылар өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль эш буенча белгеч тарафыннан кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен бозуны кисәтү, экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре буенча мәгълүмати-танып-белү чарасы оештырылды. Очрашуда катнашучылар ничек хокук бозу һәм җинаятьнең корбаны булмаска белделәр (шул исәптән Интернетта да), «Эзләргә барам» дигән социаль видеороликны кызыксынып карадылар.

Чара диалог форматында узды, яшүсмерләр актив рәвештә үзләрен кызыксындырган темаларга сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International