Кешеләргә мәхәббәт белән: «Юлдаш» интернат-йортында тыл хезмәтчәне Миңнесафия апа яши

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бүген Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өч Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәннәре яши. Алар сугыш елларында окоп казыйлар, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Аларның фидакарь хезмәте – яшьләр өчен менә дигән үрнәк.

Интернат-йорт карамагындагыларның берсе – Миңнесафия Миңнегәрәй кызы. Аңа 94 яшь. Инвалид булып, чит кеше ярдәме белән коляскада йөрүенә карамастан, Миңнесафия апа кешеләргә һәрчак игелек китерә.

Сугыш башланганда кызга нибары 13 яшь була, әмма сугыш чорының барлык авырлыкларын һәм мәшәкатьләрен ул өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә тоя. Җиңүне өйдә каршы алды. Сугыштан соңгы елларда туган авылында сөт пунктында эшли, анда коры сөт җитештерә. 1982 елда лаеклы ялга китә. Бөек Ватан сугышы елларында хезмәттәге казанышлары өчен Миңнесафия Миңнегәрәй кызы «Тыл хезмәтчәне» исеменә лаек булды.

Ветеранның балалары юк, һәм ул үзенең мәхәббәтен интернат-йортта яшәүче кешеләргә бүләк итә. Ул балаларга карата бик игътибарлы. Узган ел Миңнесафия Миңнегәрәй кызы Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләргә татлы күчтәнәчләр һәм изге теләкләр тапшырды. Быел изге Рамазан ае уңаеннан Миңнесафия апа «Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләрне тәмле милли ризыклар белән сыйлады.

«Юлдаш» интернат-йортында Миңнесафия Миңнегәрәй кызы 2015 елдан бирле яши. Әби янына еш кына туганнан туганы хәлен белешергә килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International