«Шәфкать» комплекслы үзәгендә уку тренировкасы узган

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

21 нче апрель көнне Баулы муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «ГАРДА» сак предприятиесе хезмәткәрләрен җәлеп итеп, объект тренировкасы узды. Чараның темасы «Учреждениедә шартлаткыч җайланмага охшаган шикле предмет табылганда персоналның гамәлләре һәм гражданнарны эвакуацияләү».

Тренировканың максаты: персоналның психофизиологик әзерлеген саклап калу, хезмәткәрләрдә террорлык акты янаган очракта, тиз һәм хатасыз ориентлашу күнекмәләрен булдыру.

Чара нәтиҗәләре буенча комплекслы үзәк директоры тренировканың максатларына һәм бурычларына ирешелгәнлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International