Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан 21 апрельдә «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырдылар. Өлкәннәргә Казан шәһәреннән китерелгән азык-төлек җыелмаларын Тимур Шәймиев исеменнән тапшырдылар.
20 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Азнакай районында алты сугыш ветераны яши. Ике ветеран Яр Чаллы шәһәренә балалары янында даими яшәү өчен күчеп киткән.
Гайнулла Гаффазовичка 21 мартта 101 яшь тулды. Чарада катнашучылар аның хәлен белеп кайттылар. Шат күңелле ветеран аек хәтердә булып, махсус операция барышын игътибар белән күзәтә. 1941 елдан башлап Гайнулла Әюпов Көнбатыш Украинада сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Ветеран бик күп бүләкләргә һәм медальләргә ия, шул исәптән «Берлинны алган өчен» медаленә дә.
Мария Федоровна Рыбалко белән очрашу бик күңелле булды, ул сугыш елларында шәфкать туташы булган һәм кыр шартларында яраланган солдатларның гомерен саклап калган.
Николай Григорьевич Иванов Сталинград янындагы артиллерия полкында, аннан Украинада элемтәче була.
Фазылҗан Хәкимҗан улы Хәкимҗанов 1944 елда сугышка алына һәм белорус фронтын уза.
Зиннур Шәйхевәли улы Ильясов дәһшәтле сугыш турындагы бай тарих белән уртаклашты. Яшь солдат булганда аңа өч ел буе әсирлектә калырга туры килә.
Фотода «МНКТ» ҖЧҖнең вәкилләре һәм якыннары янында Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлминур Хисаметдин кызы Җәләева сурәтләнгән. Сугыш елларында ул радист булып хезмәт итә. Канонада гөрелтесе астында ул үзәк белән өзлексез элемтәдә тора һәм кыйммәтле мәгълүматны совет җитәкчелегенә тапшыра. 1942 елдан 1945 елга кадәр Брянск, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне азат итүдә катнаша.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Азнакай районына игелекле миссия белән килгән нефть компаниясе вәкилләре ветераннарның рухына, аларның тормышка ачык булуына соклануын белдерделәр.