21 нче апрель көнне Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән планлы тренировка үткәрелде. Тренировкада Россиянең Росгвардия ведомстводан тыш сак бүлеге вәкиле катнашты.
Тренировка барышында җаваплы затларның, хезмәткәрләрнең, шулай ук социаль хезмәт алучыларның террорлык акты янаганда (коралланган һөҗүм иткән очракта) гамәлләр тәртибен ныгыттылар. Моннан тыш, учреждениедә зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча инструкцияне белүне тикшерү оештырылды.
Тренировканың нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылды.