Буа районының ялгыз яшәүче өлкәннәре хәйрия ярдәме алдылар

2022 елның 22 апреле, җомга

Ел саен Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Язгы игелек атнасы» бөтенроссия волонтерлар акциясендә катнашалар.

Ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм инвалидлар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан белгечләр хәйриячеләр һәм волонтерлар белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.

Шулай итеп, әлеге акция кысаларында Буа районының хәйрия склады җитәкчесе Ольга Шевелева мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга, комплекслы үзәккә кием-салым тапшырып, ярдәм итте. Сүз уңаеннан, ул акциядә инде берничә тапкыр катнаша.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Инга Шәрипова билгеләп үткәнчә, хәйрия ярдәме алган барлык гражданнар да кешеләр проблемаларына битараф булмаганлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International