Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Яр Чаллы шәһәрендә бер оешмада хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «ПСК «Теплостройинвест» ҖЧҖ бер хезмәткәр алдында 74 мең сумлык бурычны каплаган.

Шулай ук Бөгелмә муниципаль районының «Племрепродукт» ҖЧҖендә дә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнгән. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 18 хезмәткәргә 891,8 мең сум акча түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International