Лаеш тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе узган

2022 елның 22 апреле, җомга

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында батырлык дәресе узган. Дәреснең темасы – «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы – ерак һәм якын».

Чара барышында социаль педагог Татьяна Сәгыйтова балаларга шушы куркыныч вакыйгаларның фоторәсемнәрен күрсәтте, Лаеш шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Васильевич Чупинның һәм Тәтеш районында туып-үскән Иван Михайлович Сергеевның сугыш турындагы истәлекләре белән таныштырды. Балалар шулай ук Татар АССРның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында да белделәр.

Дәрестә Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее материаллары кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International