Өлкәннәрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү – социаль хезмәткәрләрнең төп бурычларыннан берсе

2022 елның 22 апреле, җомга

Бәйрәмнәр алдыннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре хезмәт алучылар белән янгын куркынычсызлыгы темасына профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

Өлкән кешеләргә электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен, ашыгыч хезмәтләрнең номерларын искә төшерәләр. Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җентекләп тикшерәләр. Кирәкле мәгълүмат һәрвакыт кул астында булсын өчен өлкәннәргә тематик белешмәлекләр өләшәләр.

Әңгәмәләр «Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе» технологиясе кысаларында үткәрелә. Мондый чараларның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышта куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International