Югары Осланның өлкән яшьтәге кешеләренә «Игелекле эш» акциясе кысаларында ярдәм күрсәтәләр

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Акциягә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды.

Республика чарасын үткәрү вакытында социаль хезмәткәрләр «көмеш» волонтерлар белән берлектә «Игелекле эш» акциясе үткәрәләр. Ул социаль хезмәтләр алучыларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга тәрәзәләр юуда һәм өйдә тәртип урнаштыруда ярдәм итәләр.

Өлкәннәр игътибар һәм кайгырту тоялар, алар акцияне оештыручыларга ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International