Апрель аенда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс–2022» VIII Милли чемпионатының төбәк этабы узды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Алсинә Кәлимуллина һәм Эльвина Госманова бәйләү компетенцияләрендә хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова җитәкчелегендә катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча кызлар призлы урыннар яуладылар.
Белгеч сүзләренә караганда, мондый конкурслар һөнәри билгеләнешкә ярдәм итә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне мотивлаштыра, эшче һөнәрләренең абруен күтәрә һәм һөнәри эшчәнлекнең яңа төрләрен белергә ярдәм итә.