«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләргә балалар өчен ышаныч телефоны номерын искә төшерделәр

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Ышанычның унбер саны» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Дәреснең катнашучылары өлкән төркем тәрбияләнүчеләре булды.

Чара презентация һәм видеоролик карау белән мәгълүмати әңгәмә формасында узды. Дәрес башында балалар беренче ышаныч телефоны барлыкка килү, аның ничек эшләве турында мәгълүмат тыңладылар. Шулай ук балалар ышаныч телефоны номерын кабатладылар. Дәрес ахырында һәр яшүсмер мәгълүмати буклет алды.

Белгеч сүзләренә караганда, яшүсмерләргә ышаныч телефоны эшенең максатлары һәм принциплары турында мәгълүмат бирергә, моның психологик ярдәм төре икәнлеген сөйләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International