19 апрель көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Елена Гыйзитдинова тимурчылар отряды белән берлектә «Чиста йорт» акциясе үткәрделәр. Аның максаты – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, яшүсмерләрне ирекле эшчәнлеккә тарту.
Чара кысаларында социаль хезмәт алучы Валентина Михайловнаның фатирында җыештыру оештырылды. Тимурчылар тәрәзәләрне юдылар, тузанны сөрттеләр, чүп-чар чыгардылар. Валентина Михайловна күрсәтелгән игътибарга чын күңелдән шат иде һәм балаларга игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтү буенча чара ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында оештырылды.