Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

28 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздыра.

Теләге булган кешеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ Социаль иминият фондының җирле бүлеге, РФ Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе прокуратура, адвокатлар һәм нотариуслардан бушлай һәм чиратсыз консультация ала алачак.

Чара 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Копылов ур., 2А йорт (Казан шәһәре МБМУ «В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International