«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 18 апрельдә Коркачык урта гомуми белем бирү мәктәбендә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинг дәресләре үткәрде. Чарада 27 балигъ булмаган бала катнашты.
Яшүсмерләр белән тәмәке тартуның зыяны турында сөйләштеләр. Баш мие штурмы вакытында тәмәке тарту мотивлары турында фикер алыштылар, тәмәке куллану сәбәпләре исемлеген төзеделәр. Дәрестә катнашучылар зарарлы гадәтләрнең нәтиҗәләре белән таныштылар.
Чараның практик өлешендә яшүсмерләр ялны ничек файдалы итеп үткәрү турында фикер алыштылар, тәмәке тарта башласа, кешенең нинди кыйммәтләрне югалтуын ачыкладылар. Шулай ук дәрестә укучыларны балалар өчен ышаныч телефоны эшенең үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм телефон номеры язылган ручкалар тараттылар.
Дәрес катнашучыларның психологик адаптациясен арттырды һәм тәмәке тартуга тискәре караш формалаштырды.