«Универсал Плюс» ААҖ хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Менделеевск муниципаль районы оешмасында хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Универсал Плюс» ААҖ 2 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 137,1 мең сум булган бурычын каплады.

Шулай ук Казан шәһәренең «Энергострой-73» ҖЧҖдә хезмәт хакы буенча бурычлар өлешчә капланды. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 4 хезмәткәргә 183,4 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International