Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Минзәлә районында Ветераннарны котлыйлар. Менә инде өченче ел рәттән «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре генераль директор Тимур Шәймиев исеменнән сугышта катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшыралар. Аларга бу эштә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә булыша.
Бүген Минзәлә муниципаль районында сигез ветеранны котладылар. Компания хезмәткәре Ирина Иванова өлкәннәргә сәламәтлек һәм озын гомер теләде, сугыш елларында кыюлык, батырлык һәм ныклык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.